Беренчеләрнең барысына да бүләк портфельләр

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Быел да иганәчеләр бүләкләрен быел укырга керүчеләргә җиткерүне мәгариф идарәсе чын бәйрәмгә әйләндерде. Район мәдәният йортының матур итеп бизәлгән залына ике йөзгә якын бала, аларның әти-әниләре җыелды. Алып баручылар Ленар Нигъмәтҗанов һәм Рәйсә Яруллина нәни әлкилеләр өчен уку кирәк-яраклары салынган портфельләрне кемнәр әзерләве турында әйтеп үттеләр, бу чараның районыбызда матур традициягә әйләнүен ассызыкладылар.

Шуннан соң сәхнәгә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды президенты Ирина Волостнова күтәрелде һәм ярдәмчеләре белән берлектә булачак укучыларга портфельләр таратты. Фонд быел 164 портфель һәм 25 спорт костюмы әзерләнгән.

Сәхнәгә төркем-төркем балалар күтәрелә, аларга төрле төстәге матур букчаларны инде “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин һәм кадрлар бүлеге белгече Лия Мәрдегалләмова тапшыра. Букчалар – җәмгыятьнең  генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев бүләкләре. Депутатның кечкенә укучыларга теләкләрен Рашат абыйлары җиткерде, ә ата-аналар исеменнән Рамилә Шәйхетдинова рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән өч дистәдән артык портфельне район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин аз керемле гаиләләр балаларына таратты. Алар арасында булачак беренчеләр генә түгел, зуррак сыйныфларга укырга керүчеләр дә бар иде. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге акциянең ничек мөһим булуын әйтеп, балаларны сөендергән һәркемгә рәхмәт белдерде.

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе бик күп гаиләләргә чынлап та ярдәм булды. Бигрәк тә мәктәпкә берьюлы берничә баласын озатучылар өчен. Әле бит булачак беренчеләр арасында игезәкләр дә бар икән быел. Әйтик, Хлебодаровка мәктәбенең беренче классына Данила белән Николай Скоковлар килә. Базарлы Матактан Светлана Борисова да мәктәпкә игезәк кызларын озата. Алар өчен дә бүләк букчалар – бик урынлы бүләк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International