Район үзәген автомобиль трассасы берничә якка кисеп үтә. Торак пунктлар аша узучы федераль һәм республика автоюлларын тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә яктырту өчен лампалар кую эше алып барыла. Узган ел Базарлы Матак юл кисешеннән Нурлат ягына таба (“Алинә” спорт комплексына чаклы) фонарь баганалары утыртылган иде. Менә яңа гына шул юл кисешеннән Казан ягына – Кояшлы урамы буенча 47 фонарьлы багана утыртылды. 2013 елда район үзәгеннән Юхмачы һәм Чуаш Шәпкәсе юнәлешләренә яктырткычлы баганалар утырту планлаштырыла.