“Алинә” универсаль спорт комплексында гер күтәрү, кул көрәштерү, дартс (дротиклар ату), өстәл теннисы, ядрә этү буенча ярышлар үткәрелде. Ә Базарлы Матак мәктәбенең спорт мәйданчыгында пляж волейболы уеннары оештырылды. Һәрвакыттагыча, спорт бәйрәмендә эчке эшләр бүлеге, район үзәк хастаханәсе, район мәдәният йорты, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре актив катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе дипломнары, бүләкләр тапшырылды.