Әмма бөртек суктыру комбайннарын саклауга куярга әле иртәрәк – алда рапсны һәм сентябрьдән бөртек өчен кукуруз уңышын җыю көтә. “Кызыл Шәрык-Агро” комбайннары башка районнарда урып-җыю эшләрендә ярдәм итә башладылар.
Механизаторларыбыз арыш культурасы чәчүгә төштеләр. Бу көннәрдә көзге бодай чәчүгә дә керешәләр. Уҗым культуралары районда 25 мең 600 гектарда игеләчәк. Көзге чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләү бурычы куела.