Базарлы Матак авылының "Ана даны" паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин район халкын матур сүзләр белән котлады һәм Юхмачы авылыннан 60 ел гаилә стажы булган Романовлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.