Рыжик-кыйммәтле техник культура. Аннан май алалар. Дөрес, уңыш алай ук югары түгел. Әмма аңа ихтыяҗ зур, бәясе дә югары. Районда рыжик 1062 гектар мәйдан били. Аның яртысын чабып суктырганнар инде.
Терлекләрне кышлату өчен 57 мең тонна сенаж салынган. Бу узган ел күрсәткечләреннән ике тапкыр артык.
Башта сенажны күпьеллык үләннәрдән салганнар, хәзер базларга катнаш азык чәчелгән мәйданнардан яшел масса салалар. Механизаторлар көн саен 1,5-1,8 мең тонна сенаж базларына озаталар.
2550 тонна сыйфатлы печән әзерләнде. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда бераз калыша.
Тракторчылар пар җирләрен эшкәртү белән актив шөгыльләнәләр. Бер айдан көзге чәчү башланачак бит. Әлегә 16 мең гектар шундый мәйдан эшкәртелгән.