Акция барышында үсмерләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын кисәтүгә юнәлтелгән профилактика чаралары үткәрү планлаштырыла. Шулай ук төрле рейдлар үткәрүне күздә тотабыз. Аларда машина йөртүчеләрнең юлда җәяүлеләргә өстенлек бирү, балигъ булмаган пассажирларны йөртү, каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәве тикшереләчәк. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре ата-аналар җыелышларында катнашып, балаларның юлларда хәвефсез тәртибе мәсьәләләре буенча чыгыш ясарга уйлыйлар. Балаларда урамнарда һәм юлларда хәвефсезлек күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар, бүтән чаралар үткәрергә ниятлибез.
Болардан тыш, белем бирү учреждениеләренә килүче юлларның, юл билгеләренең, светофорларның торышы тикшереләчәк, автобуслары булган мәгариф учреждениеләренең пассажирлар йөртүгә лицензияләре булу-булмауга һәм укучыларны йөрткәндә хәвефсезлек таләпләрен үтәвенә контроль көчәйтеләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр! Район ЮХИДИ бүлекчәсе сезне һәм балаларыгызны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. 12 яшькә кадәрге балаларны машинада йөрткәндә махсус утыргычлардан файдаланыгыз. Автомобиль юлы аша чыгу кагыйдәләрен үтәгез, балалардан да моны таләп итегез. Балаларыгызны мопедларда, скутерларда, квадроциклларда йөртмәгез, велосипедта машина юлына чыгарга рөхсәт итмәгез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!