Хәзерге көндә район хуҗалыкларындагы терлекчелек комплексларында, фермаларда 32700 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 10390 ы – савым сыерлары. Дүрт терлекчелек комплексында кышлату өчен 23 мең терлек урыны, 21 торак пунктаггы 77 терлекчелек бинасында тагын 13900 терлек урыны әзерләнеп, алар барысы да терлекләр кышны исән-сау чыгарлык итеп җайлана. Бибай һәм Иске Чалы, Үргәгар, Иске Камка, Алпар авылларындагы терлекчелек биналары инде чистартылган, алардагы ишек-тәрәзәләрне җылытырга кирәк. Башка фермаларны да тиз арада тәртипкә китерү зарур, аларның кышлату чорына әзерлеген махсус комиссия тикшерәчәк.