Каракүл авыл мәдәният йортында «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы " дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди елдан башлана һәм җинаять кылган өчен нинди җәзалар кулланылачагы аңлатылды. Шулай ук мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үзеңне тоту, мәктәп укучыларының укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата хөрмәт һәм коррект мөнәсәбәт мәсьәләләре дә күтәрелде.