Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында "Әлки урманчылыгы" ДКУ һәм “Әлки урман хуҗалыгы" ДБУдә утырту материалы үстерү, урманнарны яңадан торгызу, яңарту кисүләрен үткәрү, хезмәтне саклау " темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның 15 июлендә Әлки муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Александр Никошин, министр урынбасары Рәис Гомәров, министрлык бүлекләре башлыклары, Аксубай, Әлки, Биләр, Болгар, Нурлат, Чирмешән урманчылыклары җитәкчеләре-урманчылары, шулай ук Аксубай, Әлки, Биләр, Болгар, Нурлат һәм Чирмешән урман хуҗалыклары директорлары катнашты. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Әлки урманчылыгының административ бинасын, теплицаны, җитештерү участогын һәм урман-культура техникасын һәм җиһазларын саклау складын карадылар. Аннары маршррутның киләсе ноктасы Базарлы Матак участок урманчылыгының 15 нче кварталындагы урман участогы булды. Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар Базарлы Матак участок урманчылыгының 96 нчы кварталында Әлки урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында булдылар һәм Чуаш Кичүе участок урманчылыгының 101 нче кварталында урман торгызу эшләре белән таныштылар. Район мәдәният йортында узган киңәшмәгә йомгак ясалды. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International