Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 16 июле, сишәмбе

15 июльдә Яңа Үргәгар авылында яшәүче Мостафина Җария Бәдретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Яңа Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов, район ветераннар-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин килгән иде. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы А. Ф. Никишинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International