"Имәнлек” сәламәтләндерү лагеренда ял итәргә теләүче балалар бик күп

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Беренче сменада биредә 50 бала ял итте. Ә бүген өч төркемдә 60 малай һәм кыз сәламәтлекләрен ныгыталар. Соңгы елларда "Имәнлек” лагеренда ял итәргә теләүчеләр саны шактый арткан. Лагерьда балаларның тулы канлы ялы өчен бик күп уңайлыклар тудырылган. Яңа йокы корпусы төзелде, ашханәне заманча таләпләргә туры китереп ремонтладылар. Биредә уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде, яңа юллар салынды. Лагерьга кадәрге юл да хәзер ышанычлы. Лагерь хезмәткәрләре балаларның ялын эчтәлекле һәм файдалы итү өчен күп көч куя. Өлкән вожатый Ләйлә Гаязова җитәкчелегендә бик күп кызыклы чаралар, конкурслар оештырыла. Балаларны йөзә алсын өчен «Ләйсән» бассейнына йөртәләр. Ата-аналар шулай ук кызларының һәм улларының урман читендәге лагерьда мөстәкыйльлеккә өйрәнеп,  рәхәтләнеп ял итүләреннән канәгать. Бик тиздән “Имәнлек” тә яңа уңайлыклар барлыкка киләчәк. Планда-клуб, йокы корпусын ремонтлау, яңа йокы бинасын, җәйге веранданы, мунчаны һәм кер юу йортын төзү. Димәк, лагерьда ял итәргә теләүчеләр тагын да артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International