Яшьләр туристик форумы

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Беренче тапкыр 2019 елның 5-9 августында Россия Федерациясе территориясендәТатарстан Республикасының Болгар шәһәрендә (ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге объекты) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм «Visit Tatarstan» рәсми туристлык бренды (Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге) ярдәмендә Яшьләр туристик форумы узачак.

Форумда бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 350 дән артык 18-30 яшьлекләр,шулай ук 75 Россия һәм чит ил спикеры, экспертлар: туристик компанияләр һәм туроператорлар, әйдәп баручы медиа - һәм трэвел-блогерлар, инвесторлар һәм IT-компанияләр, HoReCa һәм туризм өлкәсендә хакимият органнары вәкилләре, кунакчыллык экспертлары һәм профессиональ сәяхәтчеләр катнашачак.

Форумның төп бурычлары-яшьләр арасында эчке туризмны үстерү, яшь эшкуарларга туризм өлкәсендә ярдәм итү, яшь журналистларны һәм трэвел-блогерларны туризм һәм сәяхәт өлкәсендә сыйфатлы һәм кызыклы контент булдыру, Россиянең аз билгеле туристик локацияләренә туристлар агымын җәлеп итү максатында территорияләрне үстерү буенча яңа проектлар һәм вакыйгалар булдыру.

Форум программасы лекцияләр һәм мастер-класслар, интерактив сессияләр һәм практик дәресләр, open-air, квестлар, фудкортлар һәм флешмобларны үз эченә ала.

Форум эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылачак:

• туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә стартаплар;

• туризм өлкәсендә медиа: интернет, ММЧ һәм трэвел-блогинг;

• вакыйга туризмы һәм территорияләрне үстерү.

Форумда катнашучылар - актив граждан позициясендә һәм иҗтимагый эш алып баручы 18 яшьтән 30 яшькә кадәр яшьтәге яшьләр. Форум турында материаллар vk.com/club183843771.

Гаризалар 2019 елның 24 июленә кадәр youthtourforum.ru форум сайтында, шулай ук «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (<url>) myrosmol.ru/measures/view/30684) кабул ителә.

Форумда катнашучылар белән эшләү буенча координатор Ренат Павлов белән элемтәгә керү өчен тел.: 8 (987) 271-51-81.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International