Екатеринбургтан килгән осталар бассейн савытын ямап киттеләр. Алар савытның фундаменты бераз утыру сәбәпле ярылган дигән нәтиҗә чыгарганнар.
Бассейн хәзер элекке тәртиптә эшли. 14.00-15.00, 15.00-16.00, 19.00-20.00, 20.00-21.00 сәгатьләрдә коенырга олыларны, ә 16.00-19.00 сәгатьләрдә балаларны чакыралар. Спорт объекты җитәкчесе Айтуган Вафин әйтүенчә, бассейн суы барлык санитар таләпләргә җавап бирә. Тиздән судан чүп җыя торган яңа тузан суырткыч та кайтачак икән.