Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар өчен сабантуй бәйрәме үткәрделәр

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бәйрәм интернатта яшәүче гаилә парларын хөрмәтләүдән башланып китте. Күптән түгел билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрикләп, учреждение директоры Евгений Васяйчев өч парга бүләкләр тапшырды. Ирле-хатынлы Фәсхетдин һәм Мөнәвәрә Сираҗетдиновлар 50 елдан артык инде никахта яшиләр, бирегә алар Казаннан килгәннәр. Владимир Мишин белән Әлфия Мингалиева интернатта 10 елдан артык  бергә торалар. Фирдәвес Шәрипов белән Зәйтүнә Ситдикова, биредә танышканнар, алар елдан артык бер гаилә булып яшиләр.

Тантаналы өлештән соң күңел ачу, уен һәм бәйгеләр башланды. Әбиләр һәм бабайлар кул көрәштерделәр, кашыкка йомырка салып узыштылар, җырладылар, биеделәр, шигырләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Һәр уеннан соң барлык катнашучыларга призлар бирелде. Ә аннан соң интернат мәйданчыгында зур өстәл корып, тәм-томнар белән хуш исле чәй эчтеләр. Барлык халык канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International