Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын кабул итү узды.
Ашлык җыю комбайннарын кабул итүдә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәрит Нугаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Айдар Сәлахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев, район белгечләре катнашты. Тикшерү вакытында теркәү документлары, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыклары, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары, яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.