Әлки районында рыжик үстерелгән мәйданнарның яртысыннан артыгы суктырылды.

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында шулай ук сенаж салу дәвам итә. Бүгенге көнгә 63 мең 621 тонна шушы сусыл азык әзерләнгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15 мең тоннага күбрәк. Ә менә печән запасы аз – нибары 3 мең тонна. Күп хуҗалыкларда икенче каттан печән әзерләргә ниятлиләр. Соңгы яңгырлар күпьеллык үләннәр үсәр, дигән өмет уята.

Август аенда көзге культураларны чәчүгә керешергә кирәк. Механизаторлар көзге чәчү өчен җир әзерли башладылар. Бу эш 16,3 мең гектар мәйданда башкарылган.

Тиздән кырларда көзге бодай өлгерәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International