17 июль көнне Кората мәдәният йорты хезмәткәрләре "Сәламәтлеккә - яшел ут", "Мин сәламәт яшәү рәвеше өчен" һәм “Үз-үзеңне тикшер!” акциясе үткәрделәр. Акция символы булып яшел тасма тора. Яшел төс – сәламәтлек, тормыш, үсеш, табигать белән гармониянең һәм уңдырышлылыкның төсе, Ирек, шатлык, өмет һәм яңарыш символы, дип санау кабул ителде. Акция шартлары буенча акциядә катнашучы беләзегенә сәламәтлек символлаштыручы Яшел тасманы бәйләделәр. Зур плакатта акциядә катнашучылар фикерләрен калдырдылар һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен тавыш бирделәр.