Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары нигезендә, гражданнарның аерым категорияләре өчен 2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевизион антенна сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган компенсация кертелә.
Компенсация түләнәчәк дүрт категория гражданнар:
Документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк. Бу соңгы өч айда һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр, цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна сатып алынуын раслаучы документ, ышанычлы затлар өчен ышаныч кәгазе.
Гариза бирүчеләр гариза белән мөрәҗәгать иткәндә шәхесне раслаучы документ күрсәтәләр.Күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем турында белешмә тапшырудан азат ителә.