Әлки районында Ташбилге авыл җирлеге советы бинасы республика программасы нигезендә ремонтлана

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бина республика программасы нигезендә төзекләндерелә. Капиталь ремонт кысаларында объктны тулысынча яңарту күздә тотыла. Бинаның түбәсе өр-яңадан калай белән ябылган, тәрәзәләр, идән, электрүткәргечләр алыштырылган. Хәзер эчке  бизәү эшләре башкарыла. Шулай ук яңа ишекләр куелачак, җылылык системасы, сууткәргечләр алыштырылачак, санузел төзеләчәк. Сүз дә юк, төзекләндерелгән бинада эш өчен барлык уңайлыклар тудырылачак.

Муниципаль берәмлекләр советлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча  республика программасы нигезендә алдагы елларда Чуаш Кичүендә яңа бина төзелде, ә Яңа Салманда, Түбән Әлкидә, Базарлы Матакта капиталь ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International