Утырышны Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов алып барды. Төп тема - "Әлки муниципаль районы территориясенә африка чумасы вирусы белән авыруның таралуын кисәтү чаралары турында". Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекциясенең Алексеевск территориаль бүлеге башлыгы Дәүләтханов Нияз Назыйр улы,Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе Ерусланов Андрей Николаевич һәм Әлки муниципаль районының КЧС комиссиясе әгъзалары катнашты.