Әлеге котлауда болай диелгән: «Хөрмәтле райондашлар! Һәр татарстанлы өчен мәгьнәле һәм мөһим булган бәйрәм – Республикабыз көне белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә нык исәнлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим. Татарстаныбызда 1990 елда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде. Шушы чорда башкарылган олы масштаблы эшләр, югары нәтиҗәле идеялар, төрле тармаклардагы үсеш, халкыбызның тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүе – барысы да күз алдыбызда, барысы да безнең район үсешендә дә чагылыш тапты. Хөрмәтле райондашлар, республикабыз бәйрәме котлы булсын. Ул һәрберебезгә яңа уңышлар алып килсен».