Анна Кирпичева –гомере буе Чуаш Кичүе урта мәктәбендә укыткан абруйлы педагог. Софья Григорьева исә Юхмачыда яшәгән, төрле эшләрдә эшләгән. Ветеран ханымнарның икесе дә катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы үткәннәр. Президентның Котлау хатын һәм район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләрне аларга район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов тапшырды. Юбилярлар бик күп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Бу көн бөтен интернат өчен бәйрәмгә әверелде: актлар залында тантана һәм концерт булды, бәйрәм табыны әзерләнде.