Әлки районының Иске Матак авылында балалар уен - спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Иске Матак авылында мәдәният йорты территориясендә балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Тантаналы ачылышта Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.А. Билалов, Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Н.И. Кудряшов, шулай ук авыл халкы катнашты. Хәзер балалар үзләренең буш вакытларын файдалы итеп үткәрә һәм физик сәләтләрен арттыра алалар, бу спорт талантларын һәм спортчыларның яңа исемнәрен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Тантанада шулай ук Әлки район мәдәният йорты үзешчәннәре дә катнашты, анда бәйрәм кунаклары өчен концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International