Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) " Берлегенең гаризасын тормышка ашыру турында 2019 елның 6 июнендәге күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, гражданнарның цифрлы грамоталылыгын арттыру максатларында, «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ (алга таба «МЦК-КТИТС» ДАҺБУ) базасында гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча (1964 ел – 1968 еллар – хатын - кызлар; 1959 ел - 1963 еллар - ир-атлар) мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә бушлай укыту оештырылган.
Уку тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга һөнәри әзерлек турында диплом яки дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык, демонстрацион имтихан - WorldSkills стандартлары буенча халыкара үрнәктәге паспортны уңышлы узган тыңлаучыларга бирелә.
10 кешедән торган тыңлаучылар төркемен формалаштырылса, күчмә курслар оештырылачак. Белешмә өчен телефон: (843) 203-555 доб.203