"Чәчәкләр-табигать елмаюы”

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Апак авыл китапханәсе үз укучыларын чәчәкләр дөньясына сәяхәткә чакырды. "Чәчәкләр-табигать елмаюы” дигән чарада катнашучылар чәчәкләр турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, ә өлкәннәр бик теләп чәчәк исемнәре булган  җырлар конкурсында катнаштылар. Ә «Чәчәкләр могҗизасы» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан укучылар чәчәкләр дөньясы турында тагын да күбрәк белем алырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International