Бу хакта 24 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында сөйләде. Зәй районы - көзге бодай, Буа районы – борчак, Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа урып-җыюга керештеләр.
Республика буенча барлыгы 4000 тонналап ашлык суктырылды инде, уртача уңышлылык һәр гектардан 36,5 ц тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез: урып-җыю эшләренең барышы турында көнүзәк мәгълүматны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында “Оператив мәгълүмат” бүлегендә алырга була.
- Урып-җыюга чыгучы районнар һәркөнне артып торачак, башлыча, болар әлегә Татарстанның көньяк районнары. Урып-җыю кампаниясе һәм ашлыкка бәяләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. Бүгенге көнгә бәяләр конъюнктурасы базарда ашлыкка ихтыяҗ булуын күрсәтә. Икмәк кабул итү предприятиеләре 2019 елгы уңышны кабул итүгә әзер», - диде Николай Титов.
Министр урынбасары шулай ук киңәшмә барышында арыш әзерләүгә аерым бер игътибар белән карауны сорады, көзге культураларның һәлак булуы аркасында уңышлылык 230 мең тонналап булыр, дип көтелә.
Моннан тыш, Николай Титов яссылатылган бөртекне полимер җиңсәләрдә консервацияләү технологиясенә кагылды, бу - югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләүнең нәтиҗәле ысулы, терлекчелек алга киткән районнар өчен ул аеруча мөһим, дип билгеләп үтте ул.
Чара азагында Николай Титов республикада кабул ителгән арышны дотацияләү турындагы карарны игълан итте. Ашлыкны төбәк азык-төлек фондына сатканда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 тонна ашамлык арышы өчен 1,5 мең сум субсидия биреләчәк. Бу карар буенча документлар әзерләнә һәм якын арада алар районнарга җиткереләчәк. Николай Титов планлаштырылган субсидияләү турындагы мәгълүматны барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җиткерүне сорады.