Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин Александр Федорович, Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Билалов Рәшит Әбрар улы «Мәдәният» милли проекты буенча төзелә торган объектта - Чуаш Борнае авылында 50 урынлы мәдәният йортында күчмә киңәшмә оештырдылар.
Төзелеш бәясе 7 млн 453 мең сум тәшкил итә. Әлки муниципаль районын финанслашу суммасы 2019 елның 25 июненә 590 мең сум тәшкил итә. Подрядчы - «Строитель и К»ҖЧҖ. Эшләр төзелеш графигыннан алда бара. Әлеге объектны августның беренче яртысында ачу планлаштырыла.