Яңа уку елы белән котлау

2012 елның 31 августы, җомга

«Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала, чөнки нәкъ менә мәктәптә яшь буынның киләчәге билгеләнә, ул кирәкле белемнәр генә алып калмый, рухи һәм физик яктан җитлеккән шәхескә әйләнә. Уку – ансат эш түгел, юкка гына анны инә белән кое казу, димәгәннәр. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар, яңа ачыш-казанышлар, нык исәнлек телим. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде. Яңа уку елы котлы булсын!»–диелгән район җитәкчесенең тәбрикләү сүзендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International