Безнең районда халыкка кино күрсәтү белән муниципаль кино учреждениесе шөгыльләнә. Быелның башыннан аның эшчәнлеге җанланып ките. 8 айда тамашачыларга 153 фильм күрсәтелде, 342 сеанста 13500 кеше булды (аларның 8320 се –балалар). Сеансларның 200 е – тамашачыларга иганәчеләр бүләге.