Чуаш Кичүе мәдәният йортында балалар белән “Рәсем ясыйбыз" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар төрле төстәге буяулар белән рәсем ясадылар, бер-берсен бизәделәр,төрле образлар тудырдылар. Ә аннан соң балалар үз эшләрен тәкъдим иттеләр Рәсемнәр балалар өчен гаять файдалы, алар шәхси сыйфатларны формалаштыралар, фантазиясен үстерәләр. . Рәсем ясау-кызыклы һәм файдалы эшчәнлек төре, аның барышында төрле ысуллар кулланып, төрле материаллардан матур һәм график сурәтләр булдырыла. Рәсем балаларны иҗатка этәрә, дөньяны тере буяулар белән күрергә өйрәтә.