Түбән Әлки мәдәният йортында “Бакчада чәчәкләр" дип исемләнгән чара булып узды. Чара барышында авыл мәдәният йорты директоры балаларга гаҗәеп һәм серле чәчәкләр дөньясына тәрәзә ачарга тырышты. Ул күп халыкларның чәчәкләр хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыруы, чәчәкләр турында әкиятләр, легендалар тудыруы турында сөйләде. Чәчәкләрнең кешеләр кебек үк шатланулары, моңсуланулары, яхшылык тоюлары һәм рәхимсезлекләре турында сөйләде. Аларга мәхәббәт һәм җылылык белән карасаң, алар безгә яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр бүләк итәчәк. Балалар барлык кешеләрнең дә чәчәкләрне сакларга, якларга һәм яратырга тиешлекләрен белделәр