Җирле бүлекчә секретаре Никошин Александр Федорович, депутатлыкка кандидатлар: Вәлиев Фоат Вәли улы һәм Чубаров Александр Анатольевич катнашындагы очрашулар Базарлы Матак авылының 2 ишегалдында узды: Төзүчеләр 17 һәм Яңа, 2А йорт. Әйтергә кирәк, ике ишегалдында да очрашу дустанә шартларда узды. Очрашу вакытында кандидатлар халык белән фикер алыштылар һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча аларның фикерләрен тыңладылар. Ике ишегалдында да кечкенә балалар күп булуы сәбәпле, халык беренче чиратта балалар мәйданчыгын сорады. Депутатлыкка кандидат: Фоат Вәлиевич төзекләндерү буенча халыкның барлык теләкләре дә исәпкә алыначак, дип белдерде.