Бу хакта 26 июльдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икмәк кабул итү предприятиеләре белән яңа уңыш ашлыгын әзерләү мәсьәләләре буенча узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.
Республиканың икмәк кабул итү пунктларының һәм элеваторларының матди-техник базасының ашлык кабул итүгә әзерлеге турында министрның беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.
Узган атнада Министрлык хезмәткәрләре районнарда комбайннарның, ындыр табагы җиһазларының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең әзерлеге буенча чаралар үткәрделәр, шулай ук ХПП һәм элеваторларның уңышны кабул итүгә әзерлекләрен тикшерделәр.
Үзенең докладында беренче министр урынбасары склад бүлмәләренең тулылыгына игътибар юнәлтте. «Узган ел барлыгы зачет үлчәмендә 3,5 млн. тоннадан артык ашлык әзерләнде, ә ел саен икмәк җыю күләме ХПП һәм элеваторларда саклау куәте 2,3 млн. тонна булса уртача 1,6 млн. тонна тәшкил итә, ягъни 70 %, - дип шәрехләде Николай Титов.
«Агымдагы елда алга таба эшкәртү өчен ашлык сатып алуга, ташламалы кредит бирелүенә аеруча игътибар итәсем килә. Моннан файдаланырга кирәк», - диде Николай Титов.
Еллык 5% ставка буенча ташламалы кредит алу мөмкинлеге, шулай ук агросәнәгать комплексы предприятиеләрен финанслауның башка инструментлары турында ТР буенча Россельхозбанк директоры Ләлә Кудерметова сөйләде.
"230 мең га мәйданда көзге культуралар юкка чыгу сәбәпле, агымдагы елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре шактый гына көзге культуралар чәчтеләр, 60% бодай һәм арыш җыеп алуга сакланды. Әмма он тарттыру өчен арыш кытлыгы бездә аеруча борчу тудыра. Гомумән алганда, Россия Федерациясе буенча, 2010 ел белән чагыштырганда, әлеге культура мәйданы 2 тапкырга кимегән. (Белешмә өчен: агымдагы елда Россия Федерациясе буенча арыш мәйданы 0,9 млн га гына (2010 елда – 1,8 млн га) тәшкил иткән. Республикада шулай ук урып-җыюга чәчү мәйданының 59% ы гына яисә 80 мең га көзге арыш кына калган ( Көздән 135 мең га мәйданда чәчелгән). Күрше төбәкләрдә дә шундый ук хәл. Моннан тыш, агымдагы елда интервенция фондыннан ашлык (арыш, бодай) запаслары тулысынча сатылган. Ел саен республика эшкәртүче предприятиеләрнең азык-төлек арышына ихтыяҗы 220 мең тоннадан артык тәшкил итә, шул исәптән социаль икмәк җитештерүгә-40 мең тоннага якын», - дип борчылуын белдерде Николай Титов.
Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен ашлык тапшыруга кызыксындыру өчен Министрлык тарафыннан бер тонна азык-төлек арышы ашлыгы өчен 1,5 мең сум исәбеннән субсидияләр килештерелүе турында хәбәр итте.
«Сыйфатлы һәм үз вакытында урып – җыю-бу хуҗалыкларның гына түгел, ә икмәк кабул итү предприятиеләре мәсьәләсе дә. Эре хуҗалыклардан гына түгел, фермерлардан да ашлыкны кабул итү, киптерү, чистарту һәм хәзерләүнең тиз һәм өзлексез механизмын тәэмин итәргә кирәк. Икмәк пешерү ашлыгы әзерләү-беренчел бурыч», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов