Август аенда эшләүче пенсионерларның пенсияләрен саныйлар. 2018 елда эшләгән пенсионерларның акчалары артачак. Хезмәт хакына, пенсиягә өстәмә башка факторларга карап, һәр кешенең шәхси пенсиясенә өстәмә булачак. Әмма өч пенсия балл суммасыннан да күбрәк артмый. Быел бер пенсия баллының бәясе 87,24 сум тәшкил итә. Бу хакта безгә Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, августта 1026 әлкиленең пенсияләре артачак. Бездә эшләүче пенсионерларның акчаларына өстәмә акча күләме уртача 200,16 сум тәшкил итәчәк