Бүген Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән табигатькә «Яшеллекне өйрәнәбез» дип исемләнгән сәяхәт оештырдылар. Мондый алымнар балаларны табигать белән таныштыру өчен киң кулланыла. Чара барышында балаларга җәйге пейзажның матурлыгы, Туган як табигатенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, җәй турында мәкальләр искә төшерделәр. Сәяхәт сабыйны тере һәм тере булмаган табигать серләре белән таныштыру өчен иң әйбәт чара.