Балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Геройлар паркы" нда “Нык дуслык сынмый” күңел ачу программасы үткәрде. Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, тематик табышмакларга җавап бирделәр, дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Геройлары дуслары ярдәмендә бик күп куркыныч һәм буталчык киртәләрне җиңеп чыга алган китаплар аларда аеруча кызыксыну уятты.