“Имәнлек” сәламәтләндерү лагерендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин Александр Федор улы һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге вәкилләре катнашында "Эшкуарлык балалар күзлегеннән" темасына түгәрәк өстәл узды.
Иң күп хезмәт хакы түләнә торган, иң абруйлы һәм перспективалы һөнәр бар, ул теләсә кайсы вакытта кирәк булачак. Бу-эшмәкәр һөнәре.
Мөгаен, сезнең һәрберегез танылырга, уңышка ирешергә, үзе турында истәлеккә нәрсәдер калдырырга хыяллана. Эшмәкәр кыю, эшкә сәләтле, булдыклы кешеләр уңышка ирешә торган һөнәрләрнең берсе. Эшмәкәр - үз эшен оештыручы һәм табыш алучы.
КЕМ ЭШМӘКӘР БУЛА АЛА?
Һәркем эшмәкәр була ала. Ләкин берәүләр актив һәм энергияле, ә икенчесе - ялкау. Берәү белемгә омтыла, ә икенчесе: нигә миңа уку дип уйлый.
ЗАМАНЧА ЭШМӘКӘР НИНДИ СЫЙФАТЛАРГА ИЯ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Теләк, кыюлык, тәвәккәллек, килешә белү, эшләргә теләк, максатка ирешү, кыенлыклардан курыкмау, Законны хөрмәт итү.
ЭШКУАРНЫҢ УҢЫШЫ НИДӘН ТОРА?
Эшмәкәр шәхесенә, аның акылына, эшлекле һәм әхлакый сыйфатларына, намуслылыгына бәйле. Бүгенге җәмгыять үз-үзенә, үз даирәсенә һәм үсешенә җитди караучы җаваплы кешеләргә мохтаҗ. Эшкуарның төп сыйфаты-энергия, эшләргә мәҗбүр итә белү; кеше белән үзара мөнәсәбәтләр төзи белү; коммуникабельлек; техниканы һәм технологияләрне белү.
СЕЗ ӘЛЕ БУЛАЧАК ҺӨНӘРЕГЕЗНЕ САЙЛАМАГАНСЫЗ.
ХӘЗЕР СЕЗНЕҢ ТӨП БУРЫЧ-УКУ.
ЯХШЫ УКУ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?