Карга авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл балалары өчен "Бәхетле балачак"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.Мәйданчыкка төрле яшьтәге балалар җыелды.Алар өчен төрле һәркемнең күңеленә хуш килердәй уеннар тәкъдим ителде. Уен программасы балаларга вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрергә, кызыклы конкурсларда үзләрен күрсәтергә һәм уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте