Җәй-көтеп алган ял вакыты! Бары тик сездән генә тора, ничек итсәгез карарга дөнья матурлыгын ничек күрүегез үзегездән тора: җаваплы салым түләүче буларак-сез сайлаган илдә, яки салымнарны экономияләп-телевизордан, яки интернеттан.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара инспекциясе искә төшерә: бюджет алдында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә.
Салым органнары татарстанлыларга ял алдыннан алдан ук аныклап, салымнар буенча бурычларны түләргә киңәш итә. Моны өйдән чыкмыйча гына, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»интерактив сервисыннан файдаланып эшләү җиңел. Сервис шулай ук бурычны 30 партнер-банк аша онлайн-режимда түләргә яки теләсә кайсы банк аша түләү өчен квитанцияләр бастырырга ярдәм итәчәк.
Хөрмәтле гражданнар! Салымнар түләүне кичектермәгез, чөнки һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
Лаеклы ялларыгызны ямьсезләргә бирмәгез!