Татарстан Республикасының 2007 елның 7 маендагы 21-ТРЗ номерлы Сайлау кодексы нигезендә «Әлки хәбәрләре» газетасы редакциясе (2007 елның 30 ноябрендәге ФС7 – 4729 номерлы ММЧны теркәү турында таныклык), сайлау алды агитациясен урнаштыру өчен бирелә торган басма мәйданның бәясе 2019 нчы елның 10 нчы августыннан 2019 нчы елның 7 нче сентябре, 00 сәгатькә кадәр 1 кв. см (беренче полосадан тыш) өчен 69 сум тәшкил итүен хәбәр итә.
Түләүле басма мәйданны бүлү һәм сайлау алды агитациясен урнаштыру буенча килешүләр төзү буенча җирәбә салу 2019 нчы елның 5 нче августында 10.00 сәгатьтә «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Әлки хәбәрләре” («Алькеевские вести») газетасы редакциясе урнашкан урында түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Әлки районы, Базарлы Матак авылы, Ленин ур.,1 нче йорт, телефон 8(84346)20-0-54, җитәкчесе Низамиев Азат Рөстәм улы.