Әлки районында июль аенда 14 пар гаилә кордылар

2019 елның 2 августы, җомга

Июль аенда район ЗАГС бүлегендә 11 яңа туган баланы теркәделәр. Ә ел башыннан 60 баланы исәпкә алганнар. Июль туйлар ае булып чыкты – ГХАТ хезмәткәрләре 14 парның законлы никахын теркәделәр. Елның җиде аенда 49 яңа гаилә теркәлгән. Кызганычка каршы, күңелсез статистика да бар Узган айда 6 пар (ел башыннан-23)аерылышкан, 22 әлкиле үлгән (ел башыннан-153). Чагыштыру өчен: узган елның июль аенда 20 яңа туган бала теркәлгән (ел башыннан 89), 13 туй (34) уйналган, 6 гаилә таркалган (31), 28 кеше фани (181) дөньядан киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International