Бүген Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылының Яңа урамда урнашкан торак йорт ишегалдында яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, якын-тирә йортларда яшәүчеләр, мәктәп укучылары, яшь баскетболчылар катнашты.Мөхтәрәм кунаклар авыл халкын яңа спорт объекты барлыкка килү белән котладылар, шуннан соң тантаналы рәвештә яңа мәйданчык тасмасын кистеләр.