Әлки җирле бүлекчәсендә "Минем ишегалды" проекты кысаларында депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды.
Очрашуда фракция җитәкчесе Билалов Рәшит Әбрар улы, депутатлыкка кандидат Чубаров Александр Анатольевич һәм кандидат Вәлиев Фоат Вәли улының ышанычлы заты Хәлиуллин Ришат Асат улы катнашты. Әйтергә кирәк, ике ишегалдында да очрашу дустанә шартларда узды. Очрашу вакытында кандидатлар халык белән фикер алыштылар һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча аларның фикерләрен һәм өстенлекләрен белделәр.