Марат Әхмәтов: 3 августка республикада 88 мең га, ягъни мәйданнарның 6% ы җыелган, уртача уңыш-32,7 ц/га

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында бөртекле ашлыкны җыюның барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Көзге бодай  19% суктырылган, уртача уңыш - 34 ц/га, борчак -18%, уңыш  24 ц/га, көзге арыш - 9% , уңыш  30 ц/га, арпа - 5%, уңыш  35 ц/га.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Нурлат районы 22% , яисә 7,1 мең тонна тонна ашлык суктырырга өлгергән, Әлки районы - 24%, яисә 8 мең тонна, Зәй районы -19%, яисә 7,2 мең тонна, Спас районы -16%, яисә 6,6 мең тонна, Ютазы районы - 13%, яисә 2,3 мең тонна, Апас районы - 12%,яисә 3,3 мең тонна.  

Министр шулай ук Россия төбәкләрендә урып-җыю буенча мәгълүматлар җиткерде. Аерым алганда, Идел буе федераль округында 4,1 млн тонна ашлык суктырылган, шул исәптә Татарстанда - 0,3 млн тонна, Саратов өлкәсендә - 1,7 млн тонна, Самара өлкәсендә - 0,6 млн тонна.

Марат Әхмәтов шулай ук киңәшмә барышында хәбәр иткәнчә, республиканың биш районында көзге авыл хуҗалыгы эшләрен үткәрү буенча укыту семинарлары уздырылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International