Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Бал киңлеге " фестиваль-ярминкәсенә чакыра.

2019 елның 6 августы, сишәмбе

10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенең Воскресенский храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә  “Бал киңлеге"  Бөтенроссия фестиваль-ярминкәсе узачак. Чараны оештыручылар - «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" авыл хуҗалыгы эшкәртү-тәэмин итү кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы хакимияте.

Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында республика умартачылары өчен семинар оештырылачак. Аның төп максаты-умартачылар һәм бал кортларын өйрәнүчеләр арасында аралашу, инновацияләр белән танышу, җыелган проблемалардан бергәләп чыгу юлларын эзләү.

Чарада катнашучыларны бал продукциясе ярминкә-күргәзмәсе, яңалыклар белән Умартачылык инвентаре, «Контроль сатып алу» принцибы буенча бал дегустациясе, чәй дегустациясе, шулай ук «Иң яхшы умартачы» исеменә команда конкурслары һәм концерт программасы көтә. Һәр теләгән кеше чарада катнашу өчен балдан һәм алмадан үз продукциясен алып килә ала.

Балалар өчен кече сабантуй һәм бал темасына рәсем конкурсы оештырылачак. Чарада катнашу бушлай.

Тулырак мәгълүмат белән roo@pchelovod.tatar. сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International