Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 августында Татарстан Республикасы территориясе буенча урыны белән көтелә: - көнбатыштан секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил (Казанда 17-22 метрга кадәр); - төнлә яшенле яңгыр.
Татарстан Республикасы буенча: болытлы. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Төнлә аерым районнарда яшен. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 18-23 метр тизлектә минималь һава температурасы төнлә +7..+12º. Көндез максималь һава температурасы +11..+16º