Татарстанда терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда артыграк.

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Республикада агымдагы елда терлекчелек өчен терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елга караганда югарырак.. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 5 августка республика буенча 454,1 мең тонна печән, 2 млн 563,8 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу фаразга карата 72% һәм 95% тәшкил итә.

«Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы формированиеләре 996 мең тонна азык берәмлеге әзерләгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 74 мең тоннага күбрәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

Аның сүзләренә караганда, июль азагы һәм август башындагы начар һава шартларына карамастан, агымдагы елда терлек азыгы әзерләү кампаниясенең темплары, узган ел белән чагыштырганда, бераз югарырак. "5 августка республикада бер шартлы терлеккә 17,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 1,5 центнерга артык һәм фаразга карата 57% тәшкил итә", - дип сөйләде терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы.

Профильле ведомство мәгълүматлары буенча, 43 муниципаль районның 27сендә бер баш шартлы терлеккә әзерләнгән азык күләме республика буенча уртача күрсәткечтән артып китә (17,2 ц. к.берәмлек).

“Чын чагылышта сенаж иң күп терлек тыгызлыгы югары булган муниципалитетларда тупланган", – дип билгеләп үтте Сирень Нигъмәтҗанов. Балтач районында 168 мең тонна сенаж салынган (100 га авыл хуҗалыгы җирләренә иң күп терлек – 49 баш), Әтнә районында – 109 мең тонна (45 баш), Саба районында – 136 мең тонна (42 баш), Кукмара районында – 127,5 мең тонна (35 баш), Актаныш районында – 123 мең тонна (32 баш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International