Бүген, 6 август көнне Иске Камка авылында Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин Александр Федорович катнашында гражданнар җыены узды. Авыл халкы белән очрашу алдыннан район хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре гражданнарны кабул итте. Җыенда авыл җирлеге һәм районның республика программаларын тормышка ашыру һәм үзара салым буенча эшенә анализ ясалды. ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында сөйләнде.