8 август көнне 14.10 да "Бим-радио Казан” да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры эфир булачак.
Программа кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга гражданнарны электрон култамга ярдәмендә башкарыла торган күчемсез милек белән алдау гамәлләреннән саклый торган, үз көченә кергән закон турында сөйләячәк. Шулай ук Татарстан Росреестры вәкиле дача амнистиясен озайтуга бәйле рәвештә бакча участокларында күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен аңлатачак.
WhatsApp-канал(+7 927 242 10 28) буенча тыңлаучылар үз сорауларын бирә алалар Радио 102,8 FM ешлыгында эшли. Әлеге дулкында программаны Казан халкы гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Интернет режимында радиоэфирны Бим-радионың рәсми кушымтасы аша Интернет булган дөньяның теләсә кайсы почмагында да тыңларга мөмкин.